Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Югары Ослан районы “Клюкер” ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 67 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Казан шәһәре “Энергострой-73” ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 75 мең сум күләмендә бурычын кайтарган.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.