Шулай итеп, Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Весточка" дип исемләнгән акция узды. әлеге акция кысаларында үзәк белгечләре бәйрәм открыткалары ясап, почта аша үзәк карамагындагы хатын-кызларга җибәрде.
Моннан тыш, Спас "Идел таңнары" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты оештырылды. Җыелучылар алдында учреждение директоры Алевтина Костина бәйрәм белән котлап, чыгыш ясады. Чара ахырында интернат-йорт карамагындагы хатын-кызларга Хәйруллина фондыннан бүләкләр тапшырдылар.
Шундый ук бәйрәм чаралары Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Аксубай балалар приюты, Кукмара "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.