"Асылташ" приюты карамагындагылар чаңгы ярышларында катнашты

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Динамо" оештырган чаңгы ярышларында катнашты.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевсктан чаңгы спортын сөючеләр, балалар өчен приют, тернәкләндерү үзәкләреннән балалар катнашты.

"Безнең яшь чемпионнар призлы урыннар яулады. Шулай итеп, 2003-2005 яшь категориясендә Никита Савчук 1 урынны, Андрей Тимиршин 2 урынны алды. 2000-2001 яшь категориясендә Яков Ильяшенко 2 нче урын, Екатерина Максимова 3 урынны яулады”, – дип билгеләде приют белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International