Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан төрле чаралар узды.
3 нче март көнне өлкән яшьтәге кешеләрне беренчеләрдән булып 3 нче урта мәктәп укучылары котлады. Балалар җыр, бию программаасы белән үзәк карамагындагыларны сөендерде.
Шулай ук бәйрәм алдыннан интернат-йортта КФУ Алабуга институты техник факультеты студентлары кәгазьләрдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырды.
7 март көнне исә, үзәктә концерт программасы куелды. Чара кысаларында җыр, бию, күңелле конкурслар оештырылды.