Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы "Таттелеком" ҖАҖндә булып кайтты.
Акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләренә “РФ халыкны эш белән тәэмин итү” Законының төп нигезләмәләре, гарантия һәм компенсация, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.
Очрашу барышында белгечләр сорауларга җавап бирде, ял пособиесе түләү, эшкә урнаштыру вакыты һәм тәртибе турында хәбәр итте.