"Изге очрашу" клуб эшчәнлеге кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Язгы кәеф" дип исемләнгән концерт узды.
Әлеге чараның максаты булып бәйрәм атмосферасы булдыру торды. Ата-аналар балаларының чыгышын дулкынлану белән күзәттеләр, аларның иҗади уңышларына чын күңелдән сөенделәр.
Шулай ук, бәйрәм кысаларында "Рукодельница" иҗади остаханәсе җитәкчесе курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.