27 февральдән 7 мартка кадәр Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре "Социаль хезмәткәр" һөнәри стандарты таләпләре нигезендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү” курслары буенча квалификация күтәрү узды.
Үзәк районы буенча бүлек мөдире Лариса Халикова сүзләренчә, социаль хезмәткәрләр үзләре өчен бик күп яңалык ачты.
Дәресләр түбәндәге темалар буенча узды: соматик авырулары, өлкән яшьтәге кешеләрнең психологик үзенчәлекләре, өлкән кешеләрнең туклануы, терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәт алган очракта беренче ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау, опекунство, социаль хезмәткәрнең һөнәри этика кодексы.
Курслар тәмамланганнан соң социаль хезмәткәрләр тест үтеп, квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.