"Өмет" приюты карамагындагы балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

"Бергә булдырачакбыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар хезмәт инструкторы Айрат Галиев белән бергә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бардылар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова һөнәри юнәлеш бирүче чара кысаларында хезмәт базарындагы хәл, балигъ булмаган гражданнар өчен хезмәтләр турында сөйләде. Шулай ук, балалар "Ничек дөрес һөнәр сайларга" дип исемләнгән презентация карады.

Очрашу ахырында яшь кунаклар һөнәрләр турында мәгълүмати буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International