Шушы көннәрдә Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада түбәндәге 9 предприятие һәм оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты: "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай Агрофирмасы" ҖЧҖ, "Семенов" ШЭ, "Аксубай Урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе, "Аксубай урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе һәм башкалар.
Эш бирүчеләр Т һәм Д категориясе шоферы, баш энергетик, баш икътисадчы, мастер, урам себерүче, электрик, урман мастеры, тракторчы, терлекче, сыер савычу, балалар табиб-стоматологы, табиб-профпатолог, шәфкать туташы, электросварщик, столяр, токарь, тимерче, каравылчы кебек вакансияләр тәкъдим итте.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 47 кеше булды, шуларның 7енә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.