Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Елена Сидорова социаль хезмәт алучылар өчен иртәнге гимнастика оештырды.
Белгеч сүзләренчә, саф һавада үткәргән гимнастика организмга файда китерә, тулаем алганда сын-гәүдәне яхшырта, мускул системасын нормага китерә, нерваларны ныгыта.