Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кукмара "Тылсым" комплекслы үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2017 елның 3 марты, җомга

Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Йолдыз Вафина һәм социаль педагог Эльмира Гарафутдинова җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе подполковнигы Айнур Фазылзянов белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен чара оештырды.

Чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Шулай итеп, социаль эш буенча белгеч викторина үткәрде, ә социаль педагог шарлардан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International