Өченче буын университеты кысаларында Арча район китапханәсендә "Хокукый белемнәр мәктәбе"нең 2016-2017 уку елына йомгаклау дәресе узды.
Укучы пенсионерлар алдында Арча муниципаль районында районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе, Арча госалкоголь инспекциясе территориаль органы белгеч-эксперты, Арча нотариаль округы нотариусы, Арча һәм Әтнә районнары буенча Россия пенсия фондының идарә башлыгы урынбасары чыгыш ясады.
Чара барышында барлык катнашучыларны да пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә кертелгән үзгәрешләр, пенсияләрне индексацияләү, гражданнарның шәхси кабинеты мөмкинлекләре белән таныштырдылар.