Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада Усад авылы Троица гыйбадәтханә әтисе Виталий, Биек Тау үзәк мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия белгечләре һәм башкалар катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышы барышында авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, яшүсмерләрне тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Шулай ук эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания темалары да каралды.