2017 елның 3 нче мартында “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылды.
Музей җитәкчесе Галиев Гарифҗан Гали улы музей залына урнаштылылган танылган шәхесләрнең фотосурәте, күргәзмә материаллары белән таныштырды.
Чара ахырында өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп, бик күп теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.