"Өмет Яры" үзәгендә күргәзмә оештырылды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә мини-музей технологиясе актив кулланыла.

Шушы көннәрдә бүлек хезмәткәрләре тернәкләнүчеләр белән берлектә песиләр көненә багышланган экспозиция әзерләде. Экспозициядә төрле материаллардан песиләрнең фигуралары тәкъдим ителде. Биредә фарфор, балчык, агачтан уенчыклар да бар иде.

"Кошкин дом" мини-музее март ахырына кадәр ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International