Шушы көннәрдә Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә соци-мәдәни чаралар үткәрелде.
Шушы көннәрдә үзәк карамагындагылар туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты, шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты.
Бүлек мөдире Наталья Нурмухаметова сүзләренчә, алда балаларны кызыклы кешеләр, сәнгать эшлеклеләре һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар көтә.