Мамадыш “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Бәйрәмгә социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахметова, Красная горка авыл җирлеге башлыгы Валия Гыйззәтуллина, опека һәм попечительлек секторы башлыгы Айгюн Велиева, балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау инспекторы чакырылды.
Учреждение директоры Айрат Мавлеев чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар концерт программасы карады, конкурс, уеннарда катнашты.