Арча «Мәрхәмәтлек үзәгенең” Яңа Кенәр тернәкләндерү бүлеге карамагындагы хатын-кызларын мәдәният йорты кунакка чакырды.
Биредә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре 8 март – Халыкара хатын кызлар көне белән котлады.
Чара барышында үзәк карамагындагылар китапханә фонды белән танышты, викторинада катнашты, «Татар халык ашлары» темасына презентация карады.