Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлназ Евлентьева хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева белән берлектә чара оештырды.
Чараның максаты булып әни, әби, апаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, балаларда иҗади фикерләүне үстерү торды.
Чара барышында педагог Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында әңгәмә корды, конкурслар оештырды.
Алга таба балаларга әниләргә котлау открыткалары ясарга тәкъдим ителде.