Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Без хатын-кыз булуыбыз белән көчле” дигән мәрхәмәтле акция үткәрде.
Социаль хезмәткәрләр шәхси йортларда яшәүче үзләре караган өлкән хатын-кызларның ишек алларын кардан арындырып, канаулар казыды. Күп катлы йортларда яшәүче хатын-кызлары да читтә калмады. Алар өчен хезмәткәрләр квартираларда түләүсез җыештыру эшләре башкарды.