Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре Йолдыз мәдәният йорты "Селяночка" вокаль ансамбле катнашында бәйрәм концерты оештырды.
Кунаклар учреждение карамагындагыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм зур концерт программасы бүләк иттеләр. Чара барышында халык җырлары, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм программасында интернат-йорт карамагындагылар да чыгыш ясады.