Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Хатын-кызлар шәһәре" дип исемләнгән мәдәни чара узды.
Бәйрәм программасы дәвамында җыр, бию номерлары башкарылды, барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Социаль педагог Ирина Вдовина сүзләренчә, олылар балалар белән берлектә яхшы итеп ял итә алды, конкурсларда катнашты, оркестрда уйнады.