Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар әниләрен котлады.
Чара барышында балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, әниләренә чәчәкләр бүләк итте. Бәйрәм ахырында исә видеоролик күрсәтелде.
"Мондый бәйрәмнәр бала-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен бик мөһим", – дип сөйләде социаль педагог Татьяна Сәгыйтова.