Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар катнашында бәйрәм чарасы үткәрде.
Чара барышында видеоролик күрсәтелде. Аннан соң чараның икенче өлешендә салат ясау оештырылды. Бу вакытта исә балалар әниләре өчен бәйрәм букеты ясады.