"Тылсым" үзәгендә "Тылсымлы куллар" дигән чара узды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән чара узды.

Дәрес үзәк карамагындагы Любовь Колесникованың өендә узды. Ханым "Тылсым" үзәгендә 2007 елның 1 маеннан бирле тора, барлык буш вакытын кул эшенә багышлый.

Очрашу барышында Любовь Колесникова үз кулы белән чигелгән өстәл япмасы, кулъяулык, мендәр тышы, картиналарын күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International