Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагылар белән эшләгәндә “Өйдә бәйрәм” технологиясе кулланыла.
Бүген әлеге программа кысаларында бүлек мөдире Гөлшат Гарипова №1 мәктәбе волонтерлары Камилә Давлетхузина һәм Алисә Хаертдинова белән бергә социаль ярдәм алучы әбиләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.