«Балкыш» үзәге карамагындагыларны бәйрәм белән котладылар

2017 елның 7 марты, сишәмбе

2017  елның 6 март көнендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Шемордан бистәсендәге “Кызыл каклфак” кафесында  Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өйгә  барып социалҗ хезмәт күрсәтү булеге карамагындагыларны бәйрәм табыны артына җыйды.

Бәйрәм кичәсен оста гармунчы Каримов Миннислам үзенең матур җырлары белән ачып җибәрде. Өстәл артында  өлкәннәр үзләрнең яшьлек елларын искә төшереп, шул  чөрдагы матур халык җырларын җырлады,матур шигырләр  укыды. Ихлас күңелдән рәхмәтләрен әйтеп, барчасы да күңел күтәренкелеге белән өйләргә таралышты.

Шулай ук башка авыл советы җирлекләрендә дә бәйрәм кичәләре уздырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International