“Шатлык” приюты фойесында “Ягез әле, кызлар!” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чара ярыш формасында узды. Кызлар “Непоседлар” һәм “Милашкалар” төркемнәренә бүленеп көч сынаштылар.
Шулай итеп, чара бырышында балалар биеде, чәч бизәде, бәйрәм открыткалары ясады, бәйрәм газетасы әзерләде.
Жюри әгъзалары кызларның булганлыкларын тиешенчә бәяләде. Чара ахырында аларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.