6 һәм 7 мартта Минзәлә мәдәният сараенда декоратив-гамәли сәнгать осталарының әйберләрен сату-күргәзмәсе узды.
Ярминкәдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль патронатта торучы күп балалы әниләр катнашты. Килүчеләр игътибарына Флүзә Кучахметованың бәйләм әйберләре, Светлана Бадьинаның бисер эшләре, Людмила Павлованың пыялага ясалган рәсемнәре тәкъдим ителде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сүзләренчә, әлеге масштаблы күргәзмә Минзәлә халкы тарафыннан оештырылды.