“Игелекле йөрәк” үзәгендә тренинг дәресләр узды

2017 елның 10 марты, җомга

2017 елның 9 мартында Чирмешән “Игелекле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга соөиаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагог-психологы балалар белән тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларга каршы әңгәмә оештырды.

Әлеге чараның максаты балаларда тәмәке, спиртлы эчемлекләргә, наркотикларга  карата тискәре караш уяту иде. Чара барышлында “Тыелган җимеш”, “Урыннарыгыз белән алмашыныгыз”, “Рольле уеннар”, “Бәйлелек” дигән темаларга тренинг уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International