Түбән Камада узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 23 кеше катнашты

2017 елның 10 марты, җомга

Кичә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Биредә "Шинник" туклану Комбинаты” ҖЧҖ һәм 16№ гомуми белем бирү мәктәбе кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге 30 вакансия тәкъдим ителде: инженер, каравылчы, бухгалтер, баш бухгалтер, чит телләр укытучысы, 3-5 разрядлы пешекче, башлангыч сыйныфлар укытучысы, буфетчик, официант һәм башкалар.

Мини-вакансияләр ярминкәсендә 23 граждан катнашты, шуларның 9ы алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International