ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия 24" телеканалының "Фикер" программасында чыгыш ясады.
Әңгәмә барышында Эльмира Зарипова коммерцияле булмаган оешмаларның планлаштырылган социаль юнәлешле чаралары турында сөйләде, шулай ук, 2017 елда грант программаларында катнашу шартларын аңлатты.
Чыгышны эфирда 9 март көнне сәгать 18.00 дән 19.00га карарга мөмкин булачак.