Шушы көннәрдә Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эш бирүчеләре белән очрашу узды.
Чарада финанслар һәм милек белән идарә итү буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, "Аксубай" ҖЧҖ һәм Аксу Агро ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Эш бирүчеләр баш инженер, агроном, әйдәп баручы икътисадчы, сыер савучы, терлекче кебек актуаль вакансияләр тәкъдим итте.