"Тылсым" үзәге хезмәткәрләрен янгынга каршы пропаганда алып бару тәртибенә өйрәттеләр

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

"Торак 2017" операциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач һәм Кукмара районнары буенча надзор һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Нурфат Яппаров янгынга каршы пропаганда алып бару тәртибе буенча дәрес үткәрде.

Чарада социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән 76 социаль хезмәткәр, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм учреждение директоры Нурсөя Мөбәрәкова катнашты.

Ахырда "Янгын куркынычсызлыгы" методик-инструкцияләр таратылты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International