"Яңа йорт" приютында һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырылды

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. “Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырылды.

Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр оештырылды, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Иллюзион" кинотеатры базасында кинолекторий үткәрелде, ә инде югары сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче тестлар яздырылды.

Социаль педагог Татьяна Гурьева фикеренчә, әлеге чаралар һөнәрләр дөньясы белән таныштыруга юнәлдерелгән, алар конкрет һөнәри таләпләргә анализ ясарга өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International