Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач районында "Волонтер" үзәге активистлары "Чын йөрәктән!" дип исемләнгән акция оештырды.
Иреклеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары, халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы әбиләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.