Бүген Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Социаль педагог Наилә Турова сүзләренчә, мондый социомәдәни тернәкләндерү төре инвалид балаларның эмоциональ торышына уңай тәэсир ясый.
Балалар җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, интеллектуаль сорауларга җавап бирде. Моннан тыш, бәйрәмдә балаларның ата-аналары да катнашты.