Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагыларны язның күркәм бәйрәме – 8 Март белән котладылар.
Социаль хезмәткәрләр апа- әбиләргә җылы котлау сүзләре язып, открыткалар буләк иттеләр. Ретро открыткалар олы яшьтәге ханымнарның күңелләренә аеруча хуш килде. Алар туганнар, дуслар белән күпләп открыткалар язышкан яшьлек елларын искә төшерде.
Күрсәткән игътибарлары һәм җылы сүзләре өчен хөрмәтле караучыларыбыз үзләренең социаль хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.