Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте вәкилләре Чаллыда "Эшкә урнаштыруда мультимобильлек" мастер-классы үткәрде

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең конференц-залында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен "Эшкә урнаштыруда мультимобильлек" дип исемләнгән мастер-класс үтте. Чараны Андрей Челноков рәислегендә Яр Чаллы шәһәре Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте территориаль оешмасы оештырды.

Очрашуга "Белая трость" (Екатеринбург шәһәре) автономияле коммерцияле булмаган оешманың Президенты Олег Колпащников чакырылган иде.

"Эшкә урнаштыруда мультимобильлек" мастер-классы инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри, социаль, коммуникатив һәм көнкүреш күнекмәләрне үстерүдә ярдәм итә.

Очрашу азагында "Белая трость" оешмасы президенты Олег Колпащников инвалидларны инвалидлыгы булган кешеләр өчен Беренче Бөтендөнья конгрессына чакырып калды. әлеге чара 2017 елның 7-10 сентябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә узачак.

Барлыгы мастер-класста 20 кеше катнашты, шул исәптән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International