“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Чара программасы буенча приют карамагындагылар пешекче һөнәре тарихы, һөнәри сыйфатлары белән танышты.
Дәреснең практик өлешендә балалар винегрет салаты ясады.