Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Рыцарьлар турниры" узды.
Чара барышында приютта тәрбияләнүчеләр интеллектуаль викторинада катнашты, хәрби техника турында табышмакларга җавап бирделәр.
"Игелек, горурлык һәм батырлык кебек сыйфатларны без приют карамагындагыларга төрле чаралар ярдәмендә өйрәтәбез", – дип нәтиҗә ясады тәрбияче Ираида Мадиярова.