Республика предприятияләре тоткарланган хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Казан шәһәренең предприятияләре 160 хезмәткәренә 2290 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Әлеге оешмалар, ягъни «Река-Транс» ҖЧҖ 65 хезмәткәрләренә 218 мең сум, "Флот-Групп" ҖЧҖ 64 хезмәткәрләренә 351 мең сум, «Поволжская нерудная компания» ҖЧҖ 31 хезмәткәренә 1721 мең сум күләмендә бурычын кайтарган.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International