ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә булып кайтты. Биредә "Экология балалар күзлегеннән" дип исемләнгән гимназия укучыларының күргәзмәсе узды.
Балалар үз проектлары турында сөйләде, "Минем тере табигать", "Библиодөнья", "Табигатьне саклыйбыз", "Табигать һәм фантазия", "Экология балалар күзлегеннән" кебек юнәлешләре буенча рәсемнәрен күрсәтте.
Шулай ук Эльмира Зарипова Татарстан Республикасында иҗтимагый пространстволарны һәм экология елына багышланган ике экологик дәрестә катнашты.
Дәрестә укучылар экологик проблемалар турында сөйләде, презентация һәм видео күрсәтте. Моннан тыш, укучылар министрның сорауларына җавап бирде.