Марат Гафаров Балык бистәсе районына эшлекле сәфәр кылды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрның беренче урынбасары Марат Гафаров Балык Бистәсе иҗтимагый советы утырышында катнашты.

Чарада, шулай ук Татарстан Республикасы иҗтимагый совет рәисе Анатолий Фомин, район башлыгы Илһам Вәлиев һәм "Авыл офыклары" газетасы редакциясе мөхәррире Минневазих Фатыйхов катнашты.

Район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Резидә Җәләлова һәм "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова туган тел һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча нинди эшләр башкарылганы турында сөйләде.

Утырыш ахырында киләсе Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International