Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә балаларга чүлмәкче һөнәрен сайлау өчен бар шартлар да тудырылган: квалификацияле белгечләр, махсус кабинет, балчыктан төрле предметлар ясау өчен кораллар.
Барсын да эш энтузиасты, республика социаль проектлар конкурсы «Җәмәгатьчелек инициативасы – 2016» җинүчесе тәрбияче Зарипова В.Ф.оештырып килә.