"Гармония" үзәге психологы стрессны төшерергә өйрәтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Школа родительского всеобуча» дип исемләнгән программа гамәлгә ашырылып килә.

Беренче дәрес “Конфликт. Аны җиңеп чыгу ысуллары һәм юллары” темасына багышланды. Чараның максаты булып конфликтның барлыкка килү сәбәпләре һәм аны җыңү ысуллары турында мәгълүмат җиткерү торды.

Шулай ук, чара барышында әти-әниләр психологик күнегүләрдә, дискуссиядә катнашты, стресс һәм конфликтлы хәлләрне чишәргә өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International