Республиканың социаль приют директоры һәм белгечләре балигъ булмаганнарны тернәкләндерү программаларын проектлау ысуллары белән танышты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Мамадыш "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Балигъ булмаганнарны тернәкләндерү программаларын проектлау” мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль үсеш методологиясе бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Чернова, Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге белгечләре, Мамадыш районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге башлыгы Миннегөл Муллахметова, шулай ук Әгерҗе, Яшел Үзән, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск муниципаль районнарының социаль педагоглары, психологлары һәм башкалар катнашты.

Семинар учреждение буенча экскурсия белән башланып китте. Кунаклар оешманың төрле түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты.

Семинарның гамәли өлешендә Людмила Чернова “Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр тәрбия стратегиясе”нең төп юнәлешләре белән таныштырып узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International