"Кайгырту" үзәге карамагындагылар компьютер грамотлыгына өйрәнәләр

2017 елның 3 марты, җомга

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 9 февраль – 3 март көннәрендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен биш көнлек компьютер грамотлык буенча укыту курслары узды.

Мамадыш пенсионерларын файллар, эзләү системалары белән эшләү операцияләренә өйрәттеләр. Моннан тыш, пенсионерлар дәүләт хезмәте порталы белән файдаланырга өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International