“Шатлык” приютында “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру дәвам итә

2017 елның 3 марты, җомга

“Шатлык” приютында “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Спорт безгә көчләребезне арттырырга булыша” дигән тема астында уен-әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты булып балаларда спорт уеннарына мәхәббәт уяту торды.

Уен барышында балалар бик актив катнашып, үзләренең спорт сәләтен ачтылар.

“Мондый уеннар балаларда кыюлык, тәвәкәллек, үз-үзеңә ышаныч һәм максатчанлык, ярдәмчәнлек кебек кешелек сыйфатлары тәрбияли”, – дип билгеләп узды приют белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International