Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Алабуга УкпрПласт" ҖЧҖ вәкилләре мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән очрашты.
Чара кысаларында әлеге категория гражданнарга өйдән торып эшләү мөмкинчелеге тәкъдим ителде.
Эш белән тәэмин итү үзәгенә инвалидлыгы булган 28 кеше килде, шуларның 21е эшсез булды.
Чара йомгаклары буенча 4 кеше эшкә урнаша алды.